Азнакай гимназистлары 65 сыерчык оясы ясадылар
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай гимназистлары 65 сыерчык оясы ясадылар

Азнакай гимназиясендә “Кош оясы” дигән акция узды.

Укучылар әти-әниләре белән бергә 65 сыерчык оясы ясадылар.

Ел саен бу акциягә Ык буе территориаль идарәсе, урманчылар һәм активистлар да кушылалар.

“Иң мөһиме – кошларга өйләрендә уңайлы булсын. Алар бит кешеләргә, табигатькә зур файда китерәләр”, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева.

Сыерчык ояларын чаңгы базасы янындагы агачларга элделәр.


Нет комментариев