Казанда баянчылар һәм аккордеончыларның “Осталык баскычлары” республика бәйгесе узды.
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең уңышлары белән куандырдылар. Зиатдинов Рубис I дәрәҗә (укытучысы Флюра Әбсәләмова), Рыцева Алина III дәрәҗә (укытучысы Лейсән Муллаева), «Кнопочки баянные» дуэт - II дәрәҗә (укытучылары Рәисә Әмирова,
Илгизә Шакирҗанова), Яхин Раян - III дәрәҗә лауреатлар, Гәрәева Ландыш, Гәраев Ислам, Ганиев Айгиз – дипломантлар (укытучылары Илгизә Шакирҗанова) булдылар.
Нет комментариев