Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай мөгаллиме «Ел укытучысы – 2025» бәйгесендә өченче урынны яулады

Башкалабыз Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2025» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Әлеге дәрәҗәле бәйгедә шәһәребезнең 2 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Алтынбаева өченче урынга лаек булды.

«Бәйге барышында без башка катнашучыларның да дәресләрен, мастер-классларын карадык. Яшьләр бик көчле, креативлар, шуңа чын күңелемнән шатланып, алар белән горурланып утырдым. Урын алуга килгәндә, күңелдә ниндидер өмет чаткысы булса да, көтелмәгән булды ул, шулай да бик сөендем. Бу үзенә күрә 30 еллык педагогик юлыма бер бәя дә бит», – ди укытучы.

Азнакайлылар «Ел тәрбиячесе – 2025» республика һөнәри осталык бәйгесендә дә югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Анда шәһәребезнең 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Исмәгыйлова лауреат булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев