Азнакай балалар бакчаларының физкультура инструкторлары тәҗрибә уртаклашты
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай балалар бакчаларының физкультура инструкторлары тәҗрибә уртаклашты

19 нчы “Тамчыкай” балалар бакчасы базасында Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе балалар бакчаларының физкультура инструкторлары киңәшмәсе зуды.

Ул балалар тәрбияләүдә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану мәсьәләләренә багышланды.

Белгечләр мастер-классларда эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. “Тамчыкай” балалары кунакларга синхрон йөзү һәм күнегүләр ясау буенча осталыкларын күрсәттеләр, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.


Нет комментариев