Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Спектакль арты спектакль - ФОТО

Юкка гына Габдулла Тукай театрны яктылыкка, нурга илтә дип язмаган. Нинди генә яңа технологияләр пәйда булмасын, театрның тамашачы күңелендә элек-электән килгән мәхәббәте һәм үз урыны саклана. Республикабыздагы күп санлы иҗат коллективлары һәм тулы аншлаг белән узучы спектакльләр моның ачык мисалы.

Районыбызда да олы сәхнә осталары көтеп алынган кунаклар. Әле менә 5 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре көтелә. Күптән түгел генә үзненең 30 еллык юбилеен билгеләп үткән бу коллектив, Театр елы уңаеннан, быелгы турларын нәкъ менә нефть төбәгеннән башлап җибәрә.

Шунысы куанычлы, артистлар арасында Азнакайда туып үскән якташларыбыз да бар. Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, ТР Хөкүмәте гранты иясе Рәмзия Закирҗанова – Заречье (Вахитов авыл җирлеге) кызы, шулай ук талантлы яшь артист Илназ Хәбибуллин – Урманай егете, хатыны Рузанна белән бер үк театрда эшлиләр. Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакировларга лаеклы алмаш килә дип, чын-чынлап горурлана алабыз!

– Азнакайга без премьералар белән киләбез. Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Кәҗүл читек” “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияты” проекты кысаларында сәхнәләштерелде. Ә “Мәхәббәт күгәрченнәре”нә килгәндә, бу комедия легендар “Любовь и голуби” нәфис фильмы буенча. Артистларыбыз исә Азнакай тамашачыларына татар телендәге телевизон нәфис фильмнар аша да яхшы таныш. Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә дә ителәчәк, – ди театр директорының урынбасары Гөлгенә Кәримова.

Бу көннәрдә шәһәребез Мәдәният йортында Минзәлә дәүләт драма театры кунакта булачак. Ә тиздән Казаннар сәхнә тотачак. Театр елы Азнакайда репертуарга бик бай һәм кызыклы булырга охшаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев