Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Учук» бәйрәменә 300 дән артык кеше килде

Якты Күл  — районда бердәнбер чуваш авылы.

Авылы халкы ата-бабаларыннан килгән гореф-гадәтләрен саклап яшиләр. Узган атнада биредә “Учук” бәйрәме узды. Чувашларның бик борыңгыдан килгән, гадәттә кыр эшләре тәмамлангач, уңыш сорап, корбан чалу рәвешендә үткәрелә торган бәйрәм ул. Бу көнне төрле төбәкләрдән 300 гә якын кеше җыелган иде.

Авыл уңганнары йоласына туры китереп корбанга өч сарык чалдылар, изге чишмәдән су алып, казанда, ит шулпасында, 4-5 төрле ярмадан бәйрәм боткасы пешерделәр.

Бәйрәм концертын авылның халык фольклор ансамбле “Нарспи” чуваш җырлары белән башлап җибәрде. Үчәлле хатын-кызлар ансамбле коллективы һәм башка яклардан килгән җырчыларның моңлы тавышы ямьле урман аланына таралды. Халык рәхәтләнеп концерт карады, җыр-биюләргә кушылды. Мәйданда балаларга төрле уеннар оештырылган иде. Күптән күрешмәгәннәр очрашты, балачак дуслары белән үткәнне искә алдылар.

Илебезгә тынычлык, барчабызга иминлек, мул уңыш сорап дога кылганнан соң, йола буенча, иң элек балаларга, аннары һәркемгә бәйрәм боткасын бүлеп чыктылар. Һәммәсе “бисмилла” әйтеп, Изге боткадан һәм корбан итеннән авыз итте.

Бәйрәм кунаклары яктыкүллеләргә гореф-гадәтләрне саклап яшәүләре, чараны оештырулары өчен рәхмәт әйтеп, алга таба да очрашырга язсын дигән теләктә хушлашты.

Ухтияр Илюхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев