Азнакай районы башлыгы полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
КОТЛАУЛАР

Азнакай районы башлыгы полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Сезнең көндәлек хезмәтегез зур тәвәккәллек, җаваплылык, сабырлык һәм рух ныклыгы таләп итә. Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгыз белән исәпләшмичә, ару-талуны белмичә хезмәт куясыз. Җәмәгать тәртибен саклыйсыз, җинаятьләрне ачу һәм булдырмау өстендә эшлисез, юлларда иминлекне тәэмин итәсез. Бу хезмәтнең никадәр мөһим һәм җаваплы булуын бәяләп бетерү мөмкин түгел.

Аерым рәхмәт сүзләрен эчке эшләр органнары ветераннарына җиткерәм. Аларның күбесе бүген дә җәмәгать тормышында актив катнаша, бай тәҗрибәсе һәм белемнәре белән яшь хезмәткәрләр белән уртаклаша, аларга һөнәри осталыкларын камилләштерергә ярдәм итә.

Эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим. Халыкның ышанычын аклап, алга таба да намус белән хезмәт итәргә язсын!

Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы башлыгы


Нет комментариев