Азнакайда Кызыл китапка кертелгән аккошны коткарганнар
ЭКОЛОГИЯ

Азнакайда Кызыл китапка кертелгән аккошны коткарганнар

Азнакай шәһәренең М. Вәлиев урамында яшәүчеләр ишегалдында коймага эләгеп калган аккошка тап булганнар.

Кошның үзе генә ычкына алмавын күреп, алар шунда ук Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетына хәбәр итәләр.

Бәхеткә, «тоткынлыктан» азат ителгән кошка бернинди куркыныч та янамый, ветеринария табиблары тикшергәннән соң аны суга җибәргәннәр.

Күрәсең, аккош төнлә очып килгән һәм коймага кысылып калган. Аның Ык елгасында яшәүче башка кошларга кушылуына өметләнәбез,

– ди «Чатыр Тау» дәүләт табигать заказнигы җитәкчесе Илнур Сәрвәров.

Бу очракта иң сөендергәне –  кешеләрнең битараф калмавы. Алар аккошны күреп, ярдәм кирәклеген аңлаганнар һәм вакытында белгечләргә хәбәр иткәннәр.

Кыргый хайванның ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәгез, читтән генә күзәтеп тормагыз, белгечләргә хәбәр итегез. Кайвакыт бер шалтырату да аларның гомерен саклап калырга мөмкин,

–  ди Илнур Сәрвәров.


Нет комментариев