Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Йөрәк сүзе – йөрәккә!

18 сентябрьдә кадерле әниебез ХАЛИКОВА Хәния Габделхәй кызының 60 яшьлек юбилее!

Сөекле әнкәй!

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Әткәй белән яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән: әтиебез Таһир, балаларың Айдар-Рилия, Илдар-Йолдыз, оныкларың Айвар, Айсар

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев