Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Йөрәк сүзе – йөрәккә!

Тымытык авылында гомер итүче безнең өчен бик тә кадерле әниебез, әбиебез Харисова Даимә Мөкъмин кызына шушы көннәрдә 90 яшь тула.

Кадерлебез! Барыбыз да сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы бирсен. Син изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлың күпләргә үрнәк! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз!

 

Карашларың җылы яңгыр кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,

Кояш чәчкән нурлар шикелле!

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, оныкчыкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев