Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Ярты гасыр бергә!

50 ел элек, яраткан кешеләребез – әти белән әнинең Әминә Батыргәрәй кызы һәм Расих Хикмәт улы Шакирҗановларның законлы никахлашу көне. 

29 август көнне безнең гаилә өчен зур бәйрәм! 50 ел элек, яраткан кешеләребез – әти белән әнинең Әминә Батыргәрәй кызы һәм Расих Хикмәт улы Шакирҗановларның законлы никахлашу көне. 

 

Бәйрәмегез белән котлап,

Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Безне кеше итү өчен

Китте бөтен көчегез.

Шуңа да сез безнең өчен

Алтынга тиң кешесез.

Сезгә язмыш бүләк иткән икән

Бергә-бергә гомер итәргә.

Сикәлтәле тормыш сукмакларын

Җитәкләшеп бергә үтәргә.

 

Оныкларыгызны, балаларыгызны сөендереп, сәламәт булып, берберегезнең кадерен белеп, тигез гомер итегез!

Балаларыгыз, оныкларыгыз исеменнән: кызыгыз Равилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев