Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Ветераннарыбыз – районның алтын фонды

Районыбызның ветераннар оешмасына республикада иң беренчеләрдән булып нигез салына һәм инде менә ярты гасыр дәвамында ул Татарстанның ветераннар иҗтимагый оешмалары арасында лидерларның берсе булып тора.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сез – безнең алтын фондыбыз. Сез үзегезнең олуг тормыш юлыгыз, Туган илне яратуыгыз, аңа тугрылыклы булуыгыз, тиңдәшсез батырлык, чыдамлык, тынгы белмәс активлык үрнәкләре белән безгә олы үрнәк булып торасыз. Без сезнең районыбызның үсеше, иминлегендә бәяләп бетермәслек тырышлык, фидакарь хезмәтегезне барлап, һәркайсыгызга тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бүгенге көндә дә ветераннар оешмаларында актив тормыш белән яшисез, кыр эшләре чорында авыл хезмәтчәннәренә ел да ярдәмгә киләсез, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез. Сез нигез салган башлангычларны, матур традицияләрне, гореф-гадәтләребезне үзегездән соңгы яшь буын да лаеклы дәвам итәр.

Сезнең һәммәгезне ветераннар оешмасының 50 еллык юбилее белән тәбрикләп, ихлас теләкләремне ирештерәм: безнең арада үзегезне бәхетле тоеп әле озын-озак гомер итәргә, сәламәт булырга, күтәренке кәефтә, бу тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә язсын, тормыш дәртегез, күңел дәрманы сүнмәсен, сүрелмәсен! Киләчәктә дә әнә шулай бердәм булып, ветераннар оешмасының һәм районның иҗтимагый тормышында актив кайнарга, тагын да зуррак уңышлар яуларга язсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев