Азнакаево
  • Рус Тат
  • Туйкә авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез һәм бабабыз Садыйков Мансур Садыйк улына 26 октябрьдә 85 яшь тула

    Кадерлебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз! 

    Оста куллы, киң күңелле, сабыр холыклы, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп, безне яратып яшәүче әтиебезгә барысы өчен дә мең рәхмәт!

    Шулай ук быел әниебез Нәсимә белән гаилә коруларына 55 ел тулды. Әти-әниебез өч бала тәрбияләп, югары белем биреп, тормышта үз урыннарыбызны табарга ярдәм итте. Алар безгә татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булды. Киләчәктә дә яшәүдән ямь табып, бәхет-шатлыкта, ныклы сәламәтлектә, тиң-тигез булып, гомер итүегезне телибез.

    Тормыш иптәше, балалары, оныклары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: