Азнакаево
  • Рус Тат
  • Туган көнең котлы булсын!

    Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн, кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Гафурова Рузалия Шәрифулла кызына 22 апрельдә 65 яшь тула.

    Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, пар канатлар булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадерхөрмәтен тоеп, мул тормышта яшәргә язсын. 

     

    Табигатьнең иң саф, чиста чагы,

    Яшел уҗым болын, кырларда,

    Күз тимәсен холкың-фигылеңә,

    Безгә рәхәт җирдә син барда.

     

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың һәм 4 оныгың

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: