Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!

Хәлимова Әнисә Кашаф кызын туган көне белән котлыйбыз!

Сәпәй авылында туып, Азнакай шәһәрендә яшәүче Хәлимова Әнисә Кашаф кызын олы юбилее белән котлыйбыз. Ул бар гомерен балаларга белем бирү, тәрбияләүгә багышлады. Җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез, ышанычыбыз, киңәшчебез, таянычыбыз да син, апабыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаиләңдә иминлек, Әнис җизни белән тигезлектә, балаларың, оныкларың янәшәсендә куанычлы озын гомер телибез. Яратабыз, хөрмәт итәбез сине.

Юбилеең котлы булсын, апам,

Йөзләреңдә бәхет балкысын!

Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә

Һич сүнмәсен кояш яктысы.

Туганнарың исеменнән: сеңлең Сәрия

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев