Реклама
Азнакай шәһәрендә яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Абдуллина Рузалия Миргаяз кызының 20 апрельдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Алдагы гомер юлларыңны тормыш иминлеге белән сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә үтәргә язсын! Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгында, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игътибарын, ихтирамын тоеп, тыныч тормышта яшәвеңне телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Якты кояш сиңа нурын сипсен,
Тынычлыкта типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине читләп үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз