Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!
Язның шау чәчәккә күмелгән чагында Үчәлле авылында туып, шунда гомер итүче безнең өчен бик кадерле булган хөрмәтле, яраткан әниебез, әбиебез ӘХМӘТШИНА Нәзифә Миргасыйм кызы 5 июнь көнне үзенең гомер бәйрәмен 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әниебез, әбиебез сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Син һәрвакыт чибәр, киң күңелле, ягымлы, олы җанлы, тырыш һәм ярдәмчел кешебез. Гомереңне туган ягыңа багышладың, авыл хуҗалыгы тармагында фидакарь хезмәт куйдың. Шуңа күрә дә үзеңне авылдашлар хөрмәт итәләр. Кадерлебез, син гомер буе без – балаларың дип яшәдең. Безне кайгыртып, киңәшләреңне биреп, җыеп торганың өчен мең рәхмәт сиңа. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Аллаһы Тәгалә үзеңне сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы насыйп итсен. Киләчәктә дә якыннарыңның игелек-шәфкатен күреп, бәхетләренә сөенеп, кадер-хөрмәттә, яшәү дәрте белән бу матур, мул тормышта озак еллар яшәвеңне телибез! Син булганга өебез нурлы, җылы. Сиңа без бик тә рәхмәтле!
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.
Сине яратып, хөрмәт итеп: балаларың, оныкларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев