Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

Үчәлле авылында гомер итүче кадерде әтиебез Мөхәммәтшин Гаетмөхәммәт Фәйруша улы белән кадерле әниебез Мөхәммәтшина Галия Сабирҗан кызының бергә парлы тормыш корып яши башлауларына ямьле язның шау чәчәккә күмелгән 19 маенда 60 ел була.

Тормышның сикәлтәле сукмакларыннан атлаганда бер-берегезгә кирәк, бер-берегезгә терәк булып яшисез. Гомер юлыгызны мәгънәле, матур итеп, бервакытта да тормыш авырлыгыннан зарланмыйча, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәдегез һәм яшисез. Безне балаларыгызны олы тормыш юлына чыгардыгыз. Хәзерге вакытта да сезнең исәнлегегезгә сөенеп, биргән киңәшләрегезне тотып яшибез.

Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән газиз булган әтиебез һәм әниебез! Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, тигезлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвегезне телибез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә!

 

Олы хөрмәт, чиксез рәхмәт сезгә,

Исән генә була күрегез.

Сезнең белән гамьле тормышыбыз,

Сезнең белән ямьле түребез.

 

Балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев