Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Җиһангирова Фәндәрия Касыйм кызын ихлас күңелдән күркәм юбилее – 60 яше тулу белән тәбриклибез.
Ул Зирекле Елга авылында иплетөпле гаиләдә туып үсеп, 43 ел сәүдә системасында тырыш хезмәт куя. Бөтен гомерен, көчен яраткан эшенә багышлап, ихласлыгы, ярдәмчеллеге белән кешеләр күңелен яулады, “Ел хәйриячесе”, “Ел эшмәкәре” исемнәренә лаек булды.
Сөеклебез! Кояш кебек якты йөзле, тәмле сүзле, киң күңелле, олы йөрәкле син! Өебезнең нуры булып, барыбызга үзеңнең күңел җылыңны таратып, төпле киңәшләреңне биреп яшисең. Син булганга тормышыбыз ямьле, түгәрәк, көннәребез шатлык белән тулы. Әтиебез Рузалин белән безгә яхшы тәрбия бирдегез, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Барлык кылган игелекләрең, яхшылыкларың, төпле киңәшләрең өчен сиңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Алга таба да шулай безне сөендереп, иң кадерле, иң хөрмәтле кешебез булып озын-озак, сау-сәламәт, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рузалин, улларың Рөстәм, Рузил, киленең Лена, оныкларың Данис, Даниэль
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев