Менә быел да гәрәбәдәй бөртекләрне өлгергән туфракка иңдереп, язгы чәчүләрне уңышлы гына башкарып чыктык.
100 меңгә якын гектарда иген культуралары чәчелде. Кыр эшләрен беренчеләрдән булып “Союз Агро”, “Азнакай” агрофирмасы, “Август-Мөслим” җәмгыятенең Азнакай бүлекчәсе, “Тукай”, “Таллы Бүләк”, “Марс”, Хәмит Мөстәкыймов исемендәге хуҗалыклар, Ленар Габдрахманов, Ландыш Закирова, Айрат Габдрахманов, Илзирә Габидуллина, Данис Саргузинның крестьян-фермерлык хуҗалыклары уңышлы башкарып чыктылар. Инде һава шартлары гына уңай килеп, игеннәрнең мул уңышын алырга язсын.
Терлекчелек күрсәткечләре дә көннән-көн үсүгә бара: районда тәүлегенә 165 тоннадан артык сөт җитештерелә. Бу чорны халкыбызның яшәү рәвешен тамырлары белән гасырлар төпкеленә беркеткән олы туй, табигатьнең язгы яңару бәйрәме - Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый. Вакыт чоңгылында югалмаган, үзенең ямен-тәмен безнең көннәргәчә җиткерә алган бәйрәмебезне олысы-кечесе, төрле милләт вәкилләре җыелып, олыдан кубып, ел буена сагынып сөйләрлек итеп үткәрәбез. Быел да районыбыз авылларында, Актүбә бистәсендә һәм шәһәребездә көтеп алган бәйрәмне онытылмаслык итү, борынгыдан килгән милли уен-бәйгеләр оештыру өчен барысы да эшләнде.
Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Сезнең барчагызны да милләтебезнең йөзек кашы – бар дөньяны сокландырган Сабан туе белән ихластан котлыйм! Аның мәйданнары барчабыз катнашында шаулап-гөрләп торсын! Бәйрәмне бергәләп хозур кылыйк! Барчагызга да сихәтлек, күтәренке кәеф телим!
Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев