Хөрмәтле каләм ияләре – журналистлар, хәбәрчеләр, матбугат ветераннары!
Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлыйм. Сез бүген барыгыз да үтә дә җаваплы эш башкарасыз: халыкны район һәм республика яңалыкларыннан хәбәрдар итү өчен иң кадерле хәзинә – сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез, аларның рухи байлыгын арттырасыз.
Бүген безнең тормышыбызга интернет, электрон мәгълүмат чаралары үтеп керсә дә, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү бик авыр. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, социаль-икътисади тормышын үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам.
Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим. Үзегез һәм якыннарыгыз сау-сәламәт һәм имин булсын!
Нет комментариев