Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны бәйрәмнәр белән котлады

Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!

 

Сезне чын йөрәктән олы бәйрәмнәр – Татарстан Республикасы көне, ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм Шәһәр көннәре белән кайнар тәбрик итәм!

Азнакаебыз, туган төбәгебез, республикабыз бар өлкәдә дә чәчәк ата! Бүгенге көндә ирешкән казанышлар – һәр өлкәдә намуслы хезмәт куйган райондашларыбызның, кара алтын ятмаларын үзләш- терүче нефтьчеләребезнең, төзүчеләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсе.

Районыбызда бар куәтенә урып-җыю эшләре тәмамланып килә. Азнакай тарихында әлегә кадәр күренмәгән рекордлы күләмдә – гектарыннан – 50, урыны белән 70 центнерга кадәр икмәк җитештерелә. Бүгенге көндә басулардан икмәгебезнең 90 проценты җыеп алынды, 160 мең тоннадан артык ипи суктырылды. Бер бөртеген дә югалтмыйча, игеннәребезне мул итеп җыеп алырга язсын. Бүгенге көндә басуда, фермаларда тир түккән авылыбыз хезмәтчәннәренә, гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган ветераннарыбызга чиксез хөрмәтебезне, рәхмәтебезне белдерәм!

Бүген районыбыз республикада күп кенә күрсәткечләр белән алдынгы урыннарда бара. Республика җитәкчелеге, нефтьчеләребезнең саллы ярдәме белән шәһәребездә яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылды: яңа йортлар төзелде, юллар салынды, парклар, спорт объектлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, ФАПлар, заманча ачык бассейн сафка басты. Быел Сөембикә урамында зур төзекләндерү эшләре алып барылды, күп кенә социаль учреждениеләр капиталь ремонтланды. Сәламәтлек саклау өлкәсе үсеше өчен зур эшләр башкарыла, яңа җиһазлар сатып алына.

Район үсешенә күрсәткән ярдәме өчен без республика Президенты Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәтлебез.

“Татнефть” ярдәме белән елдан-ел район һәм шәһәрнең йөзе үзгәрә, социаль объектлар төзелә. Бүген без нефть тармагында җиң сызганып хезмәт куйган райондашларыбыз белән горурланабыз һәм “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Мәгановка һәм аның урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевка рәхмәтле булуыбызны белдерәбез.

Районыбыз үсешенең чишмә башында легендар кешеләребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары буыны торды. Җиребезнең үсеше өчен армый-талмый фидакарь хезмәт куйган халкыбызга дан һәм хөрмәт!

Җирлегебездә һәр яшь кеше үзен сәнәгатьтә, иҗатта, фәндә сыный алсын өчен шартлар тудырыла. Яшьләребез спортта, мәдәнияттә һәрчак беренчелектә. Без бүген шулай ук World Skills чемпионаты җиңүчеләре белән дә лаеклы горурланабыз.

Азнакай республикабызда бай тарихы, уңган хезмәтчәннәре, талантлы егет- кызлары, олы уңышлары белән дан тота. Азнакайда туып-үскән шәхесләребез районыбызны еракларга танытты. Алар туган җирләрен онытмыйлар, районыбызны сагынып кайталар.

Бүгенге бәйрәмебез сезгә көч һәм дәрт өстәсен, бары тик бәхетле һәм шатлыклы мизгелләр генә бүләк итсен.

Хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим! Табыннарыбыз бай, тормышыбыз тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев