Олуг юбилеең котлы булсын!
КОТЛАУЛАР

Олуг юбилеең котлы булсын!

Азнакай районы Урманай авылында гомер итүче әниебез, әбиебез һәм карт әбиебез Мофаздалова Зәйнәп Тимерҗан кызының 9 мартта 70 яшьлек юбилее булды.

Аны шушы олы юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән бәрәкәтле картлык телибез.

Без, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның бәхет-шатлыкларына куанып, һәр яңа туган таңга сөенеп, безнең ихтирамыбызны, игътибарыбызны, яратуыбызны тоеп, озын-озак яшәргә язсын.

 

Чәчләреңә, әни, чал керсә дә,

Күңелең көр, һаман яшь әле.

Җаның тыныч, тәнең таза булып,

Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

 

Иң изге теләкләр белән: кызларың, киленең, оныкларың, оныкчыкларың һәм кодакодагыйларың

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев