Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Матбугат көне белән!

Районыбызда 92 ел дәверендә чыгып килүче бердәнбер басма – “Маяк” газетасы коллективын һәм гомерләрен матбугат эшенә багышлаган хөрмәтле ветераннарыбызны Татарстанда 19 майда билгеләп үтелүче Матбугат көне белән ихластан котлыйм!

Үзенең башлангычын “”Коммуна”, “Трактор” газеталарыннан алган “Маяк” газетасы – районыбызның тугры елъязмасы.

Шушы дәвер эчендә катлаулы, олы юл үтеп, “Маяк” газетасы район белән бер сулышта яши, үз битләрендә колхозлашу елларыннан алып, бүгенге көнгәчә аның үсешүзгәрешләрен бөтен тулылыгы белән яктыртып, чал тарихын туплап килә, район тормышын оператив рәвештә яктыртып торуны төп бурычы итеп яши.

Шушы еллар эчендә “Маяк” газетасы республикабызда иң алдынгы, дәрәҗәле, иң күп тиражлы басмаларның берсенә әверелде.

Хөрмәтле каләм ияләре! Алга куйган максатларыгызга ирешеп, осталыгыгызны тагын да ныграк чарлап, газетаның эчтәлеген яхшыртуда яңадан-яңа иҗади уңышлар телим! Киләчәктә дә “Маяк” һәркемнең яраткан, көтеп алынган газетасы булып калсын!

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев