Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин Ватан сакчылары көне белән котлады

Ватан сакчылары көне белән!

Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә тынычлык сагында торган ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм! Бу көчле рухлылык, традицияләргә тугрылык билгесе булып торучы һәм чын ирегетләрнең батырлык, намус һәм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бәйрәм. 23 февральдә без Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга хөрмәтебезне белдерәбез, дәһшәтле сугыш утын үтүчеләргә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, туган илне саклап, интернациональ бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз. Армия сафларын тулыландырырга әзерләнүче райондашларыбыз Ватан сакчыларының матур традицияләрен лаеклы дәвам итәр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һәм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмас дип ышанам. Бәйрәм белән котлап, сезнең барчагызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев