Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Ураза гаете белән котлады

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар!

Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм! Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын – Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Рамазан аенда без уйниятләребезне Аллаһның мәрхәмәтен яулауга, берберебезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Якыннарыбыз турында кайгыртып, мохтаҗларга ярдәм итеп, мәхәббәт, игелек һәм киң күңеллелек чагылышы булган әлеге күркәм омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк.

Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә иман һәм мәрхәмәтлек нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан тынычлыгы, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын! Сезгә бәхет, исәнлексаулык, тынычлык һәм иминлек телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев