Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады

Яңа ел белән!

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!

Барыбыз да күтәренке кәеф, матур хыял-өметләр белән Яңа елны каршы алабыз. Тагын бер елны артта калдырып, без алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗә ясыйбыз, ел дәвамында кылынган изге гамәлләребезне барлыйбыз, алга яңа бурычлар һәм максатлар куябыз.

2021 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Районыбызның – 90, Актүбә бистәсе төзелү һәм «Азнакайнефть» идарәсенә нигез салынуның 65 еллык юбилейларын зурлап билгеләп үттек.

Яңа елны районыбыз матур нәтиҗәләр белән каршылый. Төп күрсәткечләр буенча Азнакай республикабызда алдынгы урыннарда. Без Татарстанда уздырыла торган барлык мөһим программаларда да актив катнашабыз һәм аларны тормышка ашырабыз. Шушы елда гына да балалар бакчалары, күпфатирлы торак йортлар, үзәк сырхауханә капиталь ремонтланды, яңа социаль объектлар, спорт мәйданчыклары, православие храмы сафка басты, Кара елга буе төзекләндерелде.

Районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча республикада алдынгылар сафында бара, спорт һәм мәдәнияттә дә беренчелектә. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дә шактый уңай үзгәрешләр булды. Без шулай ук нефтьчеләрнең һәм төзүчеләрнең хезмәте белән горурланабыз. Районда эшмәкәрлекне үстерүгә, яшьләр, үсеп килүче буын өчен мөмкинлекләр тудыруга зур игътибар бирелә. Яшь талантларыбыз халыкара, илкүләм, республика бәйгеләрендәге җиңүләре белән куандыралар.

Узып баручы елга йомгак ясап, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән һәркемгә, бигрәк тә ветераннарыбызга, өлкән буын вәкилләренә рәхмәтемне белдерәм.

Безнең районыбызда барлык өлкәләрне үстерүдә нефтьчеләрнең ярдәме аеруча бәяләп бетергесез. Ихлас күңелдән барлык азнакайлылар исеменнән «Татнефть» җәмгыяте җитәкчелегенә тирән рәхмәтемне җиткерәм.

Узып баручы елда, дөньяны колачлаган пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, район халкы чираттагы тапкыр замана җилләренә каршы тора алырлык бердәмлеге һәм көче барлыгын раслады. Медицина һәм социаль хезмәткәрләр, волонтерлар үз эшләренә тугры булуларын һәм бу шартларда югары һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Киләсе елда барлык кыенлыклар артта калып, барыбыз да сау-сәламәт булсак иде.

Хөрмәтле райондашлар!

Якынлашып килгән 2022 елны без зур планнар һәм өметләр белән каршылыйбыз. Ул безнең өчен тагын да уңышлы, әһәмиятле вакыйгалар елына әйләнсен! Яна елда сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, игелек, күңел җылысы, яхшы кәеф һәм тынычлык, казанышлар һәм бәхет телим. Иң изге теләкләрегез тормышка ашсын! Яңа 2022 ел белән, яңа бәхет белән, кадерле райондашларым!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев