Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең котлы булсын!

Азнакай районы Урманай авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче кадерле әниебез, сөекле әбиебез Шәрипова Фәния Закирҗан кызының 2 июльдә олы юбилее!

Әнкәебез, күз нурыбыз! Бүген сиңа 80 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман да әле япь-яшь. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Сугыш чоры балалары күргән барлык авырлыкларны апаң
Зәния белән бергә сиңа да күрергә туры килгән. Әмма әбиебез тормышның ачы җилләренә каршы тора алырлык көч табып, ялгызы сезне үстергән. Аннан үрнәк алып күңелләреңне керләндерми, төшенкелеккә бирелми, авырлыкларга бирешми, хак юлдан тайпылмый, матур тормыш юлын әтиебез, бабабыз Фазыл белән бергә үттегез. Аны зурлап мәңгелек йортка озаттың. Тормыш юлыңда нинди генә каршылыклар очраса да, сынмадың, сыгылмадың. Безне дә язмышның аяусыз җилләренә бирешмичә, авырлыклар алдында югалып калмыйча, туры юлдан атларга, эш сөяргә, гадел булырга өйрәттең. Инде үсеп җитеп, бүген бу тормышта үз урыныбызны табып, үз тормышыбызны корып, әти-әни булгач та, туган өебез һаман үзенә тарта.
Шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак безнең. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбызны туплап, яратып яшисең. Син безнең тормыш маягыбыз, яшәргә көч бирүче, дөрес юл күрсәтүче якты йолдызыбыз. Гомер юлың һәрберебезгә үрнәк өлге итеп алырлык. Табының һәрвакыт сыйлы, йөзең якты, балаларыңа, туганнарыңа игелек кылып яшисең. Биш вакыт намазыңны калдырмыйча гомер кичерәсең. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, йөзеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Һаман шулай безгә терәк һәм кирәк булып, туган йортыбызның җылысын саклап яшәсәң иде. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, «балаларым» дип өзелеп торучы кадерле әниебез, әбиебез, без аның балалары, кияү-киленнәре, 7 оныгы, 6 оныкчыгы бәйрәмең белән ихлас йөрәктән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез көннәр насыйп итсен.
Газиз балаларыңның игелекләрен күреп, оныконыкчыкларыңа сөенеп, кадер-хөрмәттә, авыруларга бирешми яшәвеңне телибез.
Гомерең бәхетле, бәхетең озын гомерле булсын!
Балалары, якыннары
Мөэмин-Каратай, Лениногорск, Томск, Ижевск,
Урманай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев