Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле хезмәттәшебез Шәйдуллина Гөлнара Мәгъфур кызын күркәм бәйрәме белән тәбрик итәбез !

    Карашында - яз җылысы

    Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлнара Мәгъфур кызы Шәйдуллина шушы көннәрдә узенең гомер бәйрәмен - истәлекле туган көнен билгеләп үтә.

    Ул безнең коллективка Язның үзе кебек - эчкерсез елмаюлы, назлы күз карашлы, һәрвакыт камиллеккә омтылучы гүзәл зат булып килеп керде. Аның икътисад, салым өлкәсендә туплаган зур тәҗрибәсе редакциябездә аеруча катлаулы булган бухгалтерия юнәлешен лаеклы дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Бертуктаусыз үзгәреп торган югары технологияләр заманында әлеге өлкәдә даими рәвештә яңа программаларны үзләштерү, куелган таләпләрне төгәл үтәү аеруча мөһим. Бу бурычларны ул һәрвакыт үзенә генә хас җиңеллек һәм тәртип белән башкара. Исәп-хисап, кадрлар белән эш йөртү, мең дә бер төрле отчетлар һәм документация... - һәр тарафта Гөлнара Мәгъфуровнаның үз эшенә зур җаваплылыгы чагыла, осталыклары белән таң калдыручы уңган хуҗабикә, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк, иҗади күңелле, кайгыртучан һәм туган җанлыклы, гадел кеше буларак та ихлас ихтирамыбызны яулады.

    Шундый хезмәттәшебез булуына без бик шат, аның белән чын күңелдән горурланабыз һәм бу бәйрәм көнендә иң якты теләкләребезне юллыйбыз!

    Теләкләрнең телибез изгеләрен,

    Шатлыкларның иң-иң зурысын.

    Бәхетләрнең көтмәгәндә генә

    Килә торганнарын - нурлысын.

    Тырыш синең кулларың,

    Матур үткән юлларың.

    Барча якын-туганнарга һәрчак изге уйларың,

    Син булганга без дә бик бәхетле Синең белән якты көнебез.

    Безнең белән син дә бәхетледер,

    Сиңа озын-озак гомер телибез.

    Иң изге теләкләр белән «Маяк» газетасы редакциясе коллективы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: