Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Кадерлебез, юбилеең белән!

Мәсгут авылында яшәүче кадерле әтием, бабабыз Сабирҗанов Мулланур Гәрәй улын 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.

Аңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми яшә.

 

Иртә таңда чыккан кояш

Көн дә сиңа бәхет китерсен.

Матур булсын синең тормыш юлың,

Кайгы җиле бер дә исмәсен.

 

Иң изге теләкләр белән: кызың Эльмира, киявең Салават, оныкларың Рәсим, Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев