Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Кадерлебез Абдуллина Гадияне күркәм юбилее белән котлыйбыз!

Кадерлебез, сине шушы олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз!

Юбилеең белән, әни!

Безнең яраткан әниебез, әбиебез, дәү әбиебез Абдуллина (Вәлиева) Гадия Зәйнулла кызын күркәм юбилее – 90 яше белән котлыйбыз!

Ул 1931 елның 7 апрелендә Ялан Күл авылында, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Аңа 2 яшь чагында – әнисе, 12 яшендә әтисе вафат булалар. Үсмер бала чагыннан сукыр әбисе белән калып, үзе әбисен 1953 елга кадәр тәрбияли. Әниебез өченче класстан ук колхозда эшли башлый: үгез җигеп җир сөрә, прицепщик була, көлтә бәйли. Яшь булуына карамастан, авыл халкының хөрмәтен яулый. Үзбәкстан якларында эшләгәндә Яңа Урсай егете Нурлыгаянны очрата, үз тырышлыклары белән бергә тормыш корып, 5 бала үстереп, аларны олы юлга озаталар. 1964 елда Тымытык авылына кайтып, әти – колхозда, әни – пекарняда намус белән хезмәт итәләр.

Әни! Язмышың авыр, күп сынаулы булса да, син олы җанлы, тырыш, гадел булып калдың. Син гомер буе “балаларым” дип өзелеп торасың. Безгә кылган игелекләрең санап бетерерлек түгел.

Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен дә. Без синең белән горурланабыз! Сиңа иң изге теләкләребезне телибез.

Улың Илдар – киленең Фәния, оныкларың Ильнур – Резеда, Эльвира – Ильнур, оныкчыкларың Нурислам, Мәрьям, Ясминә.

 

 

Гомер бәйрәмең котлы булсын!

Ялан Күл авылында туып, хәзерге көндә Тымытык авылында яшәүче хөрмәтле туганыбыз Абдуллина Гадия Зәйнулла кызына – 90 яшь. Кадерлебез, сине шушы олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, балалар, оныкларыңның җылысын, игелекләрен күреп, кайгы-хәсрәтсез, якыннарың белән бергә-бергә шат, рәхәт гомер кичерүеңне телибез.

 

Матур юбилеең белән котлап,

Телибез изге теләкләр.

Өлкән апабызга карап,

Сокланабыз бөтен йөрәктән.

 

Сабырлыгың – барыбызга үрнәк,

Киңәшләрең – күңел түрендә.

Нәселебез өчен ныклы терәк,

Һәммәбезгә дә син бик нык кирәк!

 

Барлык туганнарың исеменнән: икетуган энең Айдар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев