Котлыйбыз!
Чубар Абдул авылында яшәүче газиз әниебез, сөекле әбиебез Нурия Мифтах кызы Вәдигуллинаны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Әниебез 3 яшеннән ятим калып, «әти» сүзен дә әйтә алмаган. Тормышның ачысын-төчесен шактый татырга туры килгән аңа. Эшне ир-ат эше дип тормаган, һәрвакыт иң авырын эшләгән: утынын да әзерләгән, печәнен дә чапкан.
Искиткеч тырыш, киң күңелле, ярдәм кирәк булганда җанын бүлеп бирергә әзер булган әниебезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр.
Әни, әбиебез! Ярый әле, син бар бу дөньяда. Саулыгың нык, гомерең озын булсын. Безнең белән сөенеп яшәргә язсын. Табыннарыбызның мул, сыйлы, бәрәкәтле булуында синең өлешең бик зур, кадерлебез! Барысы-барысы өчен олы рәхмәт әйтеп, синең алда баш иябез.
Беркайчан да тимә, сагыш җиле,
Әни, әбиебезнең нурлы йөзенә.
Безнең өчен яши бит ул җирдә,
Кыен алса ала үзенә.
Авыр чакларда син – ныклы терәк,
Якты маяк булып торучы.
Рәхмәт сиңа барысы өчен, әни,
Син – бердәнбер безне аңлаучы.
Иң изге теләкләр белән: кызларың, кияүләрең, улың, киленең, 9 оныгың, 5 оныкчыгың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев