Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Гомер бәйрәмегез белән, Фәния Фәсхиевна!

Фәния Хөснетдинова – Казанда туып-үскән кыз.

Фәния Хөснетдинова – Казанда туып-үскән кыз. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ленинград дәүләт Мәдәният институтының Казан филиалында белем ала. Җыр-моңга һәвәслек аңа сабый чактан – әнисе Нурҗиһан ападан күчкән. Үзенә генә хас тембрлы тавыш белән башкала сәхнәләрен әсир иткән кызны нәсел җебе Азнакайга – әнисенең туган җиренә тартып кайтара. Башта районның мәдәният бүлегендә эшли, 1980 елдан җирле радиотапшырулар оештыручысы итеп билгеләнә. Районның ул чактагы җитәкчесе Әнәс Исхаков аны “Азнакайның иң матур тавышы” дип йөртте. 1994 елдан алып 2013 елга кадәр ул “Маяк” газетасының алыштыргысыз хезмәткәре булды: баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары вазифасын башкарды. Рус һәм татар телләрен камил белгән, тәрҗемә кебек бик четерекле, җаваплы иҗат эшенә баштанаяк чумган Фәния Фәсхи кызының челтерәп аккан чишмә тавышыдай моңлы җырларын, җор сөйләмен, югары профессиональлелеген әле дә сагынабыз. Һәрчак ярдәмгә әзер хезмәттәш, төпле киңәшче дә була белде ул. Бүгенге көндә башкалада яшәп, көттереп кенә кайткалаган коллегабызны гомеренең матур бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, чиксез куанычлар, имин, бәрәкәтле тормыш телибез! “Маяк” редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев