Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гомер бәйрәмең белән!

    Азнакайда яшәүче безнең өчен бик тә кадерле әниебез, әбиебез Мөхәммәтгалиева Чәчкә Мәсгут кызына 80 яшь тула. Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.

    Тормышка сөенеп, сәламәт булып, үз аякларыңда йөреп, тәмле пешергән ризыкларың белән безне күп еллар әле каршы алырга Ходай насыйп итсен. 

     

    Сиңа, әни, бу дөньяда

    Булганың өчен рәхмәт.

    Безне саклап-яклап торган

    Кулларың өчен рәхмәт.

    Әле тагын бик күп еллар

    Нык типсен синең йөрәк.

    Син – безнең бердәнберебез,

    Син әле безгә кирәк.

     

    Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың Азнакай, Казан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: