Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Хөрмәтле җитәкчебез – Азнакай шәһәренең 15 нче “Золотая рыбка” балалар бакчасы мөдире Елена Атлас кызы Ханиеваны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз.

Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән коллективның хөрмәтен яуладыгыз. Сез үзегезгә хатын-кыз матурлыгы белән барлык күркәм сыйфатларны туплагансыз.

Хөрмәтле Елена Атласовна! Сезгә эшегездә уңышлар, гаиләгездә тигезлек, иминлек, бәхет-шатлыклар, куанычлы озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Гомер юлыгызны бары тик күңелле вакыйгалар, сөенечле мизгелләр генә бизәсен! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз.

 

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,

Өлеш чыксын Сезгә мул гына.

Без телибез Сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

 

Иң изге теләкләр белән: Азнакай шәһәренең 15 нче “Золотая рыбка” балалар бакчасы коллективы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев