Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәмнәрегез котлы булсын!

    Ишкәй авылында туып, шунда гомер кичерүче безнең кадерлеләребез – Әнис hәм Минниса Лотфуллиннарның июль аенда туган көннәре.

    Чын күңелебездән аларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Газиз Әтиебез белән Әниебез! Сезгә булган рәхмәтебезне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Үзегез олы яшьтә булсагыз да, hаман да безгә терәк булып, ярдәм итеп яшисез. Сез олы хөрмәткә лаек, шушы изге исемнәр белән әле озак еллар буе балалык хисләрен тоеп, сезгә назлап эндәшергә язсын, Ходаем. Көннәрегез шатлык белән үтсен, гомер юлларыгыз озын булсын. Киләчәктә дә безне куандырып ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән яшәвегезне телибез. 

    Иң изге теләкләр белән: барлык якыннарыгыз исеменнән сезне яратып балаларыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: