Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бәйрәмнәрегез котлы булсын!

Ямьле май айларында Актүбә эшчеләр бистәсендә яшәүче әтиебез Закиров Изһар Индус улына, әниебез Закирова Әлфия Авзал кызына 60 яшь, тугры гаилә коруларына 35 ел.

Әтиебез – терәгебез, авырлыкларны үз җилкәсендә татыса да, безне, улларын, җил-давыллардан саклап үстерде, әниебез белән олы тормыш юлына чыгарды. Ул тырыш кеше. Хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен Минтимер Шәрип улы Шәймиев имзасы белән бирелгән мактау кәгазьләре аның өчен иң кадерлесе. Күңеле изгелекләрдән тукылган, хәйрияче әниебезне бистәдә белмәгән кеше сирәктер. Аның район тормышында актив катнашуы, һәркемгә ярдәм итәргә ашкынып торуы барыбызга да үрнәк өлге булып тора. Әниебез Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре, татар мәктәбенә нигез салучыларның берсе, гомере буе “Маяк“ газетасының штаттан тыш хәбәрчесе. Шушы көннәрдә аңа районыбызның талантлы җитәкчесе Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы “Азнакайга 90 ел“ медален тапшырды. Бу аның әшчәнлегенә зур бәяләмә. Аллаһы Сөбханалла вә Тәгаләкәем игелеген күрергә насыйп итсә иде. Амин!!!

Без әти-әниебезгә сәламәтлек, тигезлек телибез.

Уллары, киленнәре, туганнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев