Бриллиант туегыз котлы булсын!
Әгерҗе авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз Винира Шәрип кызы Һәм Марс Хәким улы Хафизовларның бергә гомер итүләренә 28 гыйнварда 60 ел тулды.
Кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм һәм ямь табып яшисез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта, пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле.
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев