Азнакай

Азнакай районы

Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Әниләр көне белән котлады

Бәйрәмегез белән сезне, кадерлеләребез!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Бу – безгә тормыш биргән, төн йокыларын калдырып, безне баккан, иң тәмлесен, иң затлысын баласына биргән алиһәгә тиң затлар бәйрәме.

Әниләр көне – әниләребезгә хөрмәт һәм ярату билгесе булу белән беррәттән, сезнең җәмгыятьтә тоткан урыныгызны тану һәм бәяләүче бәйрәм дә. Сез районыбыз тормышын матур хезмәтегез белән җанландыручы, һәр өлкәгә ямь һәм җылылык өстәп, һәр эштә илһам чыганагы   бирүче дә. Әни буларак та, яраткан хезмәтегездә дә, җәмгыятьтә дә сез тормышыбызны һәм яшәешебезне яхшыртуда нәтиҗәле чишелешләр табып, уңышка эшләүче эшлекле ханымнар.

Олы бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телим. Тормышларыгыз имин, күңел күгегез һәрчак аяз булсын. Бәйрәм белән!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев