Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

12 гыйнвар – прокуратура хезмәткәрләре көне

Бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән ихлас котлыйм. Сез көндәлек намуслы хезмәтегез белән ил-дәүләтебезнең законлылык һәм хокук тәртибе принциплары сагында торасыз, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көчегезне кызганмыйча көрәшәсез, ышаныч һәм тугрылык белән халыкка хезмәт итәсез.

Мактаулы хезмәтегез, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләренә һәм Азнакай районында кануннар үтәлешен тәэмин итеп, озак еллар дәвамында гаделлек сагында торган, бай тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырган ветераннарга зур хөрмәтемне белдерәм.

Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Җаваплы хезмәтегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев