Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Сиксәнләп машина берьюлы бәрелешкәннән соң, бер кеше комага киткән

14 километр аралыкта Амур култыгы аша салынган юлда хәрәкәт тулысынча туктатылган.

Владивостокта көчле кар ява. Бүген Приморье өлкәсендә Хабаровск - Владивосток – Новый - Де-Фриз бистәсе юлының 9нчык километрында, Амур култыгы аша федераль трассада күпер каршында 45тән 80гә кадәр машина берьюлы бәрелешә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, трассада бик күп машина туктап калган. Бөке күреп, тормозга баскан ак төсле кроссовер кара джипка бәрелгән. Аннары бу машиналар микроавтобуска килеп кергән. Кимендә бер машина юл кырыена төшеп киткән, ул бәрелешүдән качмакчы булган.

Шулай бер-бер артлы бәрелешә торгач, берничә сәгать эчендә 14 километр аралыкта Амур култыгы аша салынган юлда сиксәнләп машина юл һәлакәтенә очрый. ЮХИДИ инспекторлары 48 машина ватылуы турында хәбәр итә, бу соңгы сан булмавын әйтәләр. Шаһитлар исә сиксән машина санаган. Барлыгы җиде кеше имгәнгән, аларның берсе комада. Калган кешеләр төрле травмалар алган. Юлның бу урынында хәрәкәт тулысынча тукталган.

Синоптиклар исә яхшы һава торышы вәгъдә итми, киресенчә, алар кешеләргә урамга чыкмый торырга киңәш итә. Кичкә буран һәм бозлавык көтелә.

Автоинспекция хезмәткәрләре дә урамга чыгып йөрми торырга киңәш итә. Руль артында утырганда, тормозлау юлы берничә тапкыр артуы истә тотарга кирәк. Дистанция саклау һәм куркынычсыз тизлек сайлау кирәк, дип искәртә Приморье буенча ЮХИДИ.

Чыганак https://intertat.ru

Фото: Приморье буенча Эчке эшләр министрлыгы, 25.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев