Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлы мошенникларга 500 мең сум акча бүләк иткән

Көнбатыш Африка качкыннар лагерендагы Белланы коткарырга теләгән азнакайлы  ярты миллион акчасыннан колак каккан.

1960 елгы азнакайлы Азнакай район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, мошенниклар кулыннан каза күрүе хакында белдерә. Тикшерү барышында аңа социаль челтәр аша “Белла” мөрәҗәгать иткәне ачыклана. Ул әлеге вакытта үзенең Көнбатыш Африкада качаклар лагеренда булуын, аннан котылу өчен күпмедер акча кирәклеген әйтә. Бурычка биреп торылган акчаның яңадан 20 процент артып кайтуын белгәч, азнакайлы үзе дә кызыгып куя һәм “Белла” тәкъдим иткән адвокатка яза. Соңгысы документ эшләрен башлар өчен 400 мең сум күләмендә акча кирәклеге турында хәбәр итә. Каза күрүче билгеле счетка акчаны күчерә. Адвокат аны яңадан тагын 100 мең сум акча җибәрергә күндерә. Акчага ия булгач, адвокаттан да, качкыннар лагереннан ярдәм сораучыдан да җилләр исә.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев