Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакай уңганнары солдатларга токмач кисә

Шәһәребезнең 12 нче һәм 6 нчы территориаль иҗтимагый үзидарәләр (җитәкчеләре – Рәсимә Рәхмәтуллина һәм Гөлфия Абдуллина) урнашкан гимназия бинасына бу җирлекләрдә яшәүчеләрнең эзе суынмый.

Бер карасаң, яшәештәге проблемаларны хәл итүдә җитәкчеләр, депутатлар белән очрашуга җыелганнар, икенче юлы милли йолаларыбызны яңартып бәйрәм үткәреп ятулары, аннары инде мобилизацияләнгәннәргә эчке киемнәр тегеп, оекбашлар бәйләп мәш килделәр... Ә бу юлы уңган хуҗабикәләребез солдатларга җибәрү өчен токмач кисәргә алынганнар. Аларга шәһәребезнең башка ТОСлары җитәкчеләре дә кушылган. Әнә шулай һәр эштә бердәм булганда гына күңелле дә, нәтиҗәле дә.

 Ил иминлеген яклаган райондашларыбыз хакында кайгырткан ханымнар арасында 92 яшьлек тыл ветераны Бәрия апаның да кулында уклавын уйнатып җәт-җәт токмач кисүенә күз дә иярми. Үз гомерендә авырлыкларны күп күргән ветеранның күңел халәтен, үз өлешен кертергә тырышуын яхшы аңлыйсың.

 Аралашып, тормыш хәлләрен сөйләшеп вакыт үткәнлеге дә сизелми калган. Шул арада өстәл тулып токмач өемнәре дә пәйда булган.

–Балаларыбыз яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайтсыннар, ә без аларга изге теләктә булып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз, – диләр “Солдатларга өй токмачы” акциясендә катнашкан күршеләр.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев