Тымытыкта солдатларга маскировка-киемнәр тегәләр
ҖИҢҮ

Тымытыкта солдатларга маскировка-киемнәр тегәләр

Азнакайлылар Украинда бара торган хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызга беренче көннән үк ярдәм күрсәтәләр.

Әле менә Тымытык авылында хатын-кызлар маскировка-киемнәр тегә башлаганнар.

– Көн саен мәдәният йортында дүртәр сәгать эшлибез. Әбиләр биргән акчага киндер тукымалар алдык, Кәкре Елга авылыннан да 40 киндер капчык бүләк иттеләр. Аларның җепләрен сүтеп, маскировка киемнәр тегәбез, – ди Люция Шәйгарданова.

Тымытыклылар моңа кадәр дә күлмәкләр, чалбарлар, трусиклар, оекбашлар белән фронтка ярдәм күрсәткәннәр. Нәсимә Хафизова, Тәслия Ихсанова – 30 ар, Рима Хәйруллина 20 пар оекбаш бәйләгән, барлыгы авылдашлардан 130 пардан артык оекбаш киткән. Сирина Минушина берүзе генә дә 6 күлмәк, 90 трусик, 18 чалбар теккән. Люция Шәйгарданова тукымаларны кисеп торучы һәм ире Илһам белән тиешле урынга илтеп җиткерүче дә.

– Ир-егетләребез исән-сау җиңеп кайтсыннар, дөньяда тынычлык урнашсын иде, – диләр тымытыклылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев