Карамалы авылында Җиңү көне зур бәйрәм төсмерен алды.
Башка елларда да Җиңү бәйрәмен матур итеп билгеләп узалар иде. Быел исә машиналарны бизәп, авыл буенча солдат боткасы белән сыйлап та йөрделәр. Һәйкәл янында митинг узды. Район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева, Карамалы авылы җирлеге башлыгы Артур Ногманов, “Таллы Бүләк” хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, һәйкәлгә веноклар салдылар, тыл ветераннарына бүләкләр тапшырдылар. Балаларның чыгышы ямь өстенә ямь булды.
Солдат боткасыннан Октябрь Бүләк һәм Таллы Бүләк халкы да авыз итте.
Нет комментариев