Мәндәй авылы мәчетендә Мәндәй, Чубар Абдул һәм Буралы авылыннан бер төркем хатын-кызлар Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучыларга күчтәнәчкә токмач җәеп кистеләр.
“Килә алмаган апалар да өйләрендә кисеп китереп, өлешләрен керттеләр. Аларга да зур рәхмәт! Ил-көннәрдә тынычлык урнашып, ир-егетләребез гаиләләренә исән-сау кайтсыннар. Безнең токмачларны ашаганда әниләрен, хатыннарын искә алсыннар, тылда таянычлары барын тойсыннар”, – дип хәбәр итә Мәндәй авылыннан Мәрьям Миннеголова.
Нет комментариев