Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Шагыйрә, популяр җырлар авторы Айгөл Вәлиуллина өчен 2021 ел уңышлы булган

Көтеп алынган кунак кебек, тыйнак кына, чабуларын җыеп, ишегебезнең ачылганын көтеп Яңа елыбыз бусагада басып тора.

2021 ел - Үгез елын юлга әзерлибез. Үз башыбыздан кичкәнне, уңыш, югалтуларны барлыйбыз, нәтиҗә ясыйбыз.

Минем өчен 2021 ел Яңача, башка елга охшамаган, якты, үзенчәлекле сыйфатлары белән күңелемә сеңеп калды.

Иң олы сөенечем- дәү әни булдым. Безгә көтелгән мәхәббәт җимешебезнең татлы җимешен бүләк итте. Сабыебызны күргән саен, кулыма алып сөйгән саен Аллаһы Тәгаләмә, кызым белән улыма, кадерлемә рәхмәт әйтмәгән чагым юк. Бу иң зур бәхет! 

Икенчедән, күпме еллар көткән тәүге китабым белән сөендерде ул мине. Монысы да бала кебек якын, тәмле, җаныма бәлзәм булып ягылды.Яңа җырлар туды, җырчыларыбыз,соавторларым көче белән премияләргә лаек булып тордылар.

Сәламәтлеккә килсәк, аз гына читкә тайпылыш булып алды. Әмма, алтын куллы табиблар, Аллаһы Тәгаләмнең ярдәме белән барысын да туры юлга кертеп җибәрә алдык. 

2021елым! Һәр көнең, сәгатең белән мине яшәргә, булганына шөкер итәргә, буласына өмет итәргә, нинди генә каршылыклар булмасын, абынмыйча алга барырга өйрәттең. Минем сине хәтта, җибәрәсем дә килми. Инде күптән, шундый җылы, рәхәт, бәхетле ел күргәнем юк иде. Яраттым мин сине! Бик яраттым. Барысы өчен дә җанымнан чыккан, ихлас рәхмәтләремне кабул итеп ал. Ил өчен бик авыр ел идең.

Килешәм, күпләрне ялгыз иттең, югалтуларың да күп булды. Нишлисең, кайгы- хәсрәт агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри. Аллаһы Тәгаләм сабырлыгын бирсен. Ярдәменнән ташламасын. 

Киләсе 2022ел- Юлбарыс елына керәбез! Әйдәгез, уң аягыбызны атлап, хәер, догаларыбызны укып, өмет, ышаныч белән керик. Сәламәтлегебез нык, күңелебез тыныч, кәефебез күтәренке рухта, тормышыбыз мул, эшләребез уңышлы, якыннарыбыз исән, сау, илләребез тыныч булсын! Әмииин. 

Юлбарыс! Синдә бар ышаныч, сынатма, яме!!! Сине озатканда да ,сиңа Үгез елына әйткән олы  рәхмәтләремне әйтеп озатырга язсын!  Ә алда планнар, чынга ашырасы хыяллар күпме!!! Синең ярдәм, Аллаһы Тәгаләмнең ярдәме кирәк! Суз кулыңны...Бердәм булыйк!!! Сине дә яратасым бик килә, син дә битараф булмассың,

Иншаллаһ. Яңа еллар белән, дусларым! Яңа елда да бергә булыйк! Аллаһка тапшырдык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев