Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Әни бәйрәме

Нәсимә Фазлыева иҗаты.

Әни бәйрәме

(җыр)

Кояш бүген иртә торган

Тәрәздән карап көлә!

Гөлләр дә шундый сөенгән:

Нурлары балкый өйдә!

Кушымта:

Бүген – әни бәйрәме

Бүген – әби бәйрәме!

Әтиләр һәм малайлар

Тоткан чәчәк бәйләме.

 

Әнием дә шат бүген.

Әбием дә елмая. –

Әтием белән икәү

Чәчәк апкайттык бая...

Кушымта.

Әтием белән икәү

Тәмле ашлар пешердек. –

Әни, әби, ял итте,

Рәсемгә дә төшердек...

Кушымта.

 

Әби коймагы тәмле

 

Менә хикмәт:

Ни булган?

Бар өй төтенгә тулган:

Әти коймак пешерә,

Пешерә дә төшерә!

Өнемме бу, төшемме?

Чемет берәр төшемне!

Әни ята диванда,

Эше беткән кеше кебек,

Әби утыра янда.

Тирләгән әти, пешкән.

Тәмам кайгыга төшкән:

– Ашап кара коймакны, – ди. –

Чи микән, әллә пешкән?

Календарьдагы "8"гә

Күзем төште шул мәлне.

Менә хикмәт нидә икән:

Бүген – әни бәйрәме

Әбинекенә җитәме,

Әби коймагы тәмле.

"Коймакны бүген генә

Пешер, әти, син яме!"

фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев