Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"Маяк" газетасы архивыннан

Кыяр бурлары һәм итектә пешкән помидор

Балачак хәтирәсе

Хәзерге бала-чаганы кыяр белән шаккаттырам димә. Алар аны  иснәп тә карамый. Без бәләкәй чакта кыяр “дефицит” исемлегендә иде, аеруча авылда. Нишләп үстермәгәннәрдер, һаман да аптырыйм.

Һәр авылның үз “мичурины” була торгандыр. Мәндәйдә оста яшелчәче Авзалетдин бабай бар иде. Әнкәй аңардан орлык алып, без дә бер елны кыяр утырттык. Менә  яшел сусыл ”озынборыннар” җитешер чак җитте. Аны авыз итәргә теләүчеләр бер без генә түгел, клубка чыккан яшь-җилкенчәк егетләр, шук малай-шалайлар да җитәрлек. Бакчага керсәләр, бер-икене генә өзмиләр, түтәлне җир белән тигезләп чыгып китәләр.

Әни миләш агачы төбенә карават җайлап куйды. Төннәрен кыяр саклыйбыз. Миңа кызык, күктә йолдызлар атылганны карап, чикерткәләр сайраганын, елга буенда баклар бакылдавын тыңлап ятам. Йоклап китсәң, эш харап!

 Берсендә күрше кызы белән алар бакчасыннан итәк тутырып кыяр җыйдык. Ике авызга нигә шулкадәр кирәк булгандыр инде ул! Авызга кабарга өлгермәдек, апасы чыгып кыярларыбызны “конфисковать” итте, шактый гына иманыбызны да укытты.

Аннан авыл халкы помидор утырта башлады. Ул нигәдер сабакта кызарырга өлгерми иде. Иң эре помидорны итек эченә тыгып, мич башына куялар. Аны көн саен диярлек алып карау. Кызарганын дүрт күз белән көтәсең.  Помидорны ярып, тоз сибеп, авыл каймагы белән ашап җибәрсәң, салат-малатларын бер читтә торсын!

Салат дигәннән, элек бит салат ясау дигән әйбер дә юк иде. Шулай карават астында кышка кадәр кызартып, ашап бетерелде. Керән, сарымсак белән иттарткычтан чыгарып, аштәмләткеч ясарга ярата иде әткәй. Керән чыгарганда күзгә кереп җәфалый. Әти җаен тапты: иттарткыч авызына целлофан капчык кигертә. Хәзер дә шул ысулны кулланабыз үзебез.

Помидор-кыярлар ачык һавадан теплицаларга күчеп бетте. Ел әйләнәсе кибетләрдә өзелми. Авылда да хәзер нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үстермиләр. Кыяр-помидор тәме генә элеккечә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев