Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Җирдә без кунак кына

Бер авылда үзенең уңганлыгы, осталыгы белән данлыклы бер тимерче яшәгән. Ул үзеннән ярдәм, киңәш  сорап килгән бер генә кешене дә кире какмаган, борып чыгармаган, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Ә иң кызыгы: үзенең хезмәте өчен бер тиен дә акча алмаган.

Бервакыт әлеге оста турында ишетеп, аңа башка район үзәгендә урнашкан ерак бер авылдан кешеләр мөрәҗәгать итә.

Аларның бирегә килү сәбәбен ачыклауга, тимерче эшкә керешә. Кунакларны исә озын юлдан соң капкалап, чәйләп алырга дип, өенә озата.

Юлчылар останың өенә аяк басуга бер мәл аптырап калалар. Өйдә искиткеч чисталык булуга карамастан, ниндидер үзгә бер фәкыйрьлек, гадилек күзгә ташлана. Ничек алай?

Алтын куллы оста ник шундый гади генә шартларда яши дип аптырыйлар алар. Әлеге сорауны соңрак останың үзенә дә бирәләр.

Ә ул  ирен чите белән генә елмая да:

– Без биредә вакытлыча гына яшибез. Төп йөртыбыз башка урында. Теләгегез булса, иртәгә алып барып күрсәтермен, – дип җавап бирә..

Кунакларның төне буе күзләренә йокы керми. Алар тизрәк әлеге йортны күрү теләге белән яналар.

Иртә белән оста аларны авылдан шактый читкә алып чыгып китә. Алда зираттан кала бернинди төзелешнең эзе дә булмый. Аптырашкан юлчылар :

– Кайда соң синең йортың? – дип,сорау бирәләр.

– Минем төп йортым менә шушы инде, –  дип оста зират ягына ымлый. – Ул минем бу дөньяда кылган гамәлләрем аша төзелә. Анда миңа нинди “фатир” эләгәсе җирдә яшәгән вакытта ук хәл ителә... Ә бу дөньяда без барыбыз да вакытлыча кунак кына...

Әлеге гыйбрәтле хәл, әлбәттә, чынбарлыктан алып язылган. Без, кешеләр, яшәү дәверендә никадәр генә мал артыннан кумыйк, көннәрдән бер көнне барыбыз да төп йортка күчәбез. Үзебез белән сукыр тиен дә ала алмыйбыз. Тик менә шуны белә торып та, нәфесне тыя алмыйча, көне-төне акча, байлык артыннан чабабыз.

Бер карасаң, исең китәрлек инде ул гомер дигәнең. Үсмерлек чорында, мәсәлән, вакыт та күп, көч-дәрман да бар, ләкин кесәңдә акчаң юк. Укып чыгып, эшкә урнашуга көчең дә, акчаң да була, ләкин вакыт ягы тарая. Олыгайгач исә вакыт та күп, акчаны да җиткерә белсәң, җитәрлек кебек, ләкин көч бетә.

Ләкин ни генә булмасын, тормыш ямен бары тик байлыкта гына күреп яшәүчеләр бәхетсездер ул дигән фикердә мин. Иң мөһиме – саулык, якыннарның янәшә булуы һәм тырышлык. Ә калганы бары да кешенең үзеннән тора.

Гөлчәчәк Садретдинова

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев